Казанга гөшер садакасын озаттылар.

 

Чирмешән мөселманнары буген Казанның "Исламны кабул итүгә 1000 ел" мәдрәсәсенә икенче машина гөшер садакасын итеп кайттылар. Искә төшереп үтәсе килә, яшелчәләр белән тутырылган беренче машина Әлмәт мәдрәсәсенә җибәрелгән иде. Бу эшне башкаруда мөхтәсибнең ярдәмчесе Шәүкәт Хайруллин аеруча активлык күрсәтте. Киләчәктә Чирмешәнлеләрнең ярдәме белән гөшер садакаларын Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә, һәм Россия ислам университетына җибәрү планлаштырыла.