Чирмешәндә балалар өчен "корбан бәйрәме" оештырылды.

Бүген Чирмешән мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме оештырылды. Бәйрәм бик кызык узды. Бөгелмэ шәһәреннән терле профессионал аниматорлар һәм артистлар чакырылды. Балалар өчен мәчет бакчасында бушлай зур батут ясалды. Шулай ук поп корн һәм шикәрле мамык балалар өчен бушлай эләшелде. Бу бәйрәмгә 140 тан артык балалар жыелды, алар өчен 2 сәгать дәвамында мавыктыргыч квест уеннары оештырылды. Соңга табан балаларга шулай ук балалар белән килгән ата-аналарга корбан итеннән аш эзерләнде. Балалар  һәм ата-аналар бик тә кәнәгать калдылар. Шуны әйтеп узасы килә бу бәйрәмдә якын-тирә авыллардан балалар, төрле милләт әһелләре күбәү иделәр.

Шушы бәйрәмне оештыручы Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов әйтүенчә, әлеге бәйрәм балаларның күңелендә корбан бәйрәменә карата мәхәббәт хисләрен уяту, аларның куңелендә Корбан бәйрәмен сагынып көтеп алу өчен оештырылды.

Чирмешән мәчете чын куңелдән шушы бәйрәмне оештыруда үз өлешләрен керткән Сургут шәһәреннән булган  Фазыйл һәм Миндар Аглямовларга, Чирмешәндә яшәүче Мухитдиновлар гайләсенә, Хазбулатов Ильгизгә, һәм барлык бу зур эшне оештыручыларга Аллаһның киң рәхмәтен теләп кала.