Экстремизмга каршы түгәрәк өстәл.

Чирмешән үзәк больницасында экстремизмга каршы түгәрәк өстәл оештырылды. Монда православие һәм ислам дине әһелләре чыгыш ясадылар.

Иерей Александр Филимонов үзенең чыгышында экстремизмның нигезендә дини яктан наданлык ята дип әйтеп утте. Һәм ул шулай ук "начар балалар булмый, начар өлкәннәр  була" дип соныннан өстәде.

Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов хәрбер экстремизмның нигезендә милләтчелек яту турында сейләп утте. Ул шулай ук мәшһур психолог Ханс Кон билгеләмәләренә нигезләнеп экстремизмның тамыры иң әүвәл гражданлык милләтчелеге, тора-бара этник милләтчелеккә әйләнеп экстремизмга китерәләр дип искәртеп үтте. Үзенең чыгышында ул Коръәннән Аллаһның:"Әй кешеләр! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәр кабиләләргә аердык.Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдәр булып тора",-дигән аятләрне, пәйгамбәребезнең: "Милләтчелеккә чакыручы, милләтчелек эчен керәшүче, терле милләт кешеләрен күрә алмау сәбәпле ачуланучыларны безләрдән түгел" дигән хәдисен китерде.