Чирмешәндә кичтән торып укыту мәдрәсәсендә укытучылар җыелышы узды.

17 сентябрь кенне Чирмешән мәчете бинасында  укытучыларының җыелышы узды. Бу җыелышны Хабир хәзрәт Ханов алып барды. Монда- белемле группаларны берләштерү, укытучыларга түләү, яңа группалар туплау, һәм башка төрле мәсьәләләр каралды. Укытучылар үзара килешеп, укытуны 5 октябрьдә башларга булдылар. Шуны искәртеп әйтәсе килә, безнең мәдрәсәгә ел күләмендә актив рәвештә 100 шәкерт йери.